Яшьләр форумы делегатлары кунакчыл Балтач районы җирлегендә

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

4 авгус - шимбә көнне 8нче мәртәбә үткәрелүче Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары кунакчыл Балтач районы җирлегендә булдылар. Татар яшьләре районыбызда эшмәкәрлек, дини эшчәнлек белән танышты, мәктәпләр тормышы белән кызыксынды. 

Бу хакта кыскача...

Каршы алу

Безгә чит илләрдән, Төркиядән, Америкадан, Кытайдан, Казахстан, Башкортстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Удмуртия һәм башка илләрдән, Россиянең күп кенә шәһәрләреннән , Татарстанның районарыннан 100гә якын милләттәшебез килде. 

Иртәнге сәгатьләрдә район чигендә аларны татар, керәшен, удмурт, мари киеменнән киенгән егет-кызларыбыз тантаналы төстә үзебезнең Балтач җирлегендә пешерелгән икмәк һәм татлы чәк-чәк белән каршы алдылар.  Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров сәламләде.

Аэродромда.

Яшьләр форумы делегатлары беренче тукталышта - Балтач җирлегендәге аэродром эшчәнлеге белән таныштылар. Очкычлар белән кызыксындылар, утырып карау мөмкинлеге дә бар иде. Кунаклар истәлекккә фотоларга төштеләр. 

"Сабантуй" паркында

Биредә  Форумның тантаналы ачылышы булды. Бөртеркем делегатларны "Сабантуй" ял һәм спорт паркында район башлыгы Рамил Нотфуллин каршы алды һәм кайнар сәламнәрен җиткерде. Шулай ук биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм аның урынбасары Данис Шакиров та катнашты. 

Кунакларга паркта татар мөхите белән якыннанрак танышу мөмкинлеге тудырылган иде. Алар татар йортында, келәтендә, мунчасында булдылар. Көнкүреш кирәк яраклары, эш кораллары белән таныштылар. Күмер самавырында кайнаган үлән чәе, яңа гына пешкән коймаклар, өчпочмаклар белән сыйландылар. Үзебезнең якта үскән җиләк-җимешләрдән әзерләнгән кайнатмалардан һәм балдан авыз иттеләр. "Телне йотарлык!", "Чын авыл чәе!", "Ул хуш исләре!!!" "Коймакларыгыз бик тәмле булган!" дип мактый-мактый, табигатькә хозурланып сыйландылар алар. 

Хәтта кисәк кенә ява башлаган яңгыр да аларның хисләрен, алган тәэсирләрен баса алмады. Киресенчә. күкрәкләрен киереп иркен сулыш алып, "Саф, чиста һава, җылы йомшак, шифалы яңгыр", дип иркәләнделәр. Әйе, чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез яңгыр астында район мәдәният үзәге хезмәткәрләре куйган концерт номерларын көчле алкышларга күмеп кенә калмадылар, кушылып җырладылар, биеделәр дә әле. Иң мөһиме, татар телендә камил аралаштылар.

Сәяхәтебез Бөрбаш авыл җирлегендә дәвам итте... 

Форум делегатлары биредә Бөрбаш урта мәктәбендә, балалар бакчасында, яңа төзелеп килүче малайлар пансионатында, мәчеттә булдылар. Шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеге белән таныштылар.

Мәктәп коллективы җәйге ял чоры булуга карамастан, концерт номерлары тәкъдим итте, кызлар үзләре теккән күлмәкләрдән мода күрсәттеләр. Мәктәп белән якыннан таныштылар. Аларның кызыксындырган сорауларына мәктәп директоры Гүзәл Бариева җаваплар биреп барды. Авыл мәктәбенең шундый зур мөмкинлекләргә ия булуына, чиста, матур булуына зур игътибар бирделәр. "Шәһәр мәктәпләре кебек!" дип бәя бирделәр. 

Алга таба Бөрбаш авылының тырыш эшмәкәр егетләре һәм алар җитәкләгән оешма җитештергән товар-продукцияләр белән танышу оештырылды.

Булат Фазлыевның агач эшкәртү, ә Илшат Гыйльмуллинның ит продукциясе җитештерү цехында булдылар. Биредәге эшчәнлек белән кызыксындылар. "Туган як" исемле колбасаларны Казахстан делегатлары үзләренә күчтәнәчкә дә сатып алдылар. Җитештерелгән һәртөрле казылык, ысланган ит, берничә төрле колбаса продукцияләрен тәмләп карау өчен дегустация дә оештырылган иде. 

Юллар кабат Балтачка алып кайтты - делегатлар үзәк мәчеттә​

Балтач үзәк мәчетендә Рамил хәзрәт Бикбаев мәчетнең төзелү тарихы, мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырды. Мәчет буйлап экскурсия үткәрде. "Гаилә" үзәгенең  мөселман гаиләләренә, ир-хатын мөнәсәбәтләренә йогынтысы һәм ярдәм итә алулары турында сөйләде. Әлеге үзәк хезмәткәрләренең  һәм дин әһелләренең  урта мәктәпләргә барып, югары сыйныфта  укучы  кызлар белән гаилә мөнәсәбәтләре һәм әни булуның мөһимлеге, бала тәрбияләүдәге кагыйдәләрне төшендерү хакында тәрбия сәгатьләре, лекцияләр үткәрү турында мәгълүмат бирде. Никахлашучы яшь парлар белән очрашулар үткәрүенең мөһимлеген аэлатты.

Кече яшьтәге 4-7 яшьлек балалар өчен эшләп килүче балалар бакчасы белән таныштылар. Балалар биредә татар, рус, инглиз, гарәп телләрен үзләштерергә өйрәнәләр. Коръән аятьләре укып, төрле телләрне өйрәнүләрен сорауларга җавап биреп дәлилләп күрсәттеләр. Делегатлар мәчет һәм мәдрәсә эшчәнлеген югары бәяләделәр, соклануларын белдерделәр. 

"Тимерком" оешмасында

Кунаклар Балтач бистәсендә шәхси эшмәкәр Илнар Тимергалиев җитәкчелегендәге "Тимерком" җитештерү оешмасы белән таныштылар. Яшьләр җитештерү цехында калайдан профнастилның ничек ясалганын станок артына басып бик кызыксынып күзәттеләр. Шулай ук оешма җитәкчесе әзер эшләнмәләр, заманча тимер конструкцияләр һәм аларның ничек башкарылу ысуллары хакында сөйләде.

Төшке ашка да вакыт җитте

Ике маршрут буенча Балтач буйлап сәяхәткә киткән автобуслар Балтач урта мәктәбендэ очраштылар. Биредә төшке аш әзерләнгән иде. Форум делегатлары мул табыннар артында район мәдәният үзәге хезмәткәрләре башкаруындагы җыр-моңнар астында көн дәвамында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Форумның дүртенче көне булса да, танышулар дәвам итте. 

Кунак ашы - кара каршы дигәндәй, музыкаль сәламнәр дә яңыгарады. Казаннан килгән татар кызы Илүсә Хуҗина татар милли моңнарны җыр аша әйтеп бирсә, Казахстан делегатлары остазы белән шәкерт - икесе дә Руслан исемле гармунда татар көйләренә тезмә башкарып, тамашачыны әсир иттеләр. Аларның башкару осталыгына бәя биреп, көчле алкышланы кызганмадылар. Чыгыш ясаган делегатларның һәркайсы дөньякүләм мәдәни чараларда күптапкырлар катнашып, зур танылу алган милләттәшләребез булып чыкты.

Барлык делегатлар исеменнән чыгыш ясаган Казахстан республикасының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Элина Сергей кызы Паули район җитәкчелегенә җылы каршы алып, зурлап кунак иткәннәре, экскурсия ясап, мәктәп, мәчет, шәхси эшмәкәрләр белән таныштырганнары өчен рәхмәтен белдерде. "Минем әнием - татар, ә әбием күрше Саба районыннан иде. Миңа Татарстанга килү, бигрәк тә үземнең нәселем белән бәйле якларны күрү - үзе бер бәхет. Сезне дә Казахстанда көтеп калабыз, кунакка килегез! Безгә Балтач бик ошады! Рәхмәт Сезгә!" диде.

"Сабантуй" паркында квест-уен

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары өчен төшке аштан соң "Сабантуй" паркында квест-уен оешытырылган иде. Тик, коеп яуган яңгыр программага бераз үзгәрешләр кертте. Шулай да сынатмады татар яшьләре. Алар төрле агачлардан миллек (мунча себеркесе) бәйләү алымнарын да үзләштерделәр, чалгы тотып печән дә чабып карадылар, чиләк-көянтә белән су ташып та ярыштылар, бизәлгән атларның арбасына утырып мәйдан да әйләнделәр. Кызлар битләренә яки кул аркаларына татар милли бизәкләрен ясату белән мәш килде. Ә  делегатларның бер өлеше сөттән каймак та аертып карап, аны ипи өстенә ягып ашап карау бәхетенә ирештеләр.  Бу һөнәрне бигрәк тә Оренбургтан килгән Марсель Сөләйман улы Рахматуллин үз итте. "Менә бит ул чып-чын авыл каймагы! Ипи өстенә ягып ашап җибәрәсең, ах тәмле була инде. Мин бит Оренбург ягыннан килгән авыл малае" дип куйды авыл каймагының тәмен белгән егет. Ләкин сепаратны озаклап әйләндереп торырга түземлеге җитмәде ахрысы, янәшәдә генә кул белән сыер савып карау мөмкинлеге барлыгын белгәч, сикереп торды да, чиратка тезелгән кызлар янәшәсенә килеп басты. 

"Балтачта фермалар күп, сыер савучылар бик кирәк, бездә генә каласызмы әллә?! Хезмәт хакын яшь белгеч буларак, 40 мең сум итеп түләрбез. Кызлар, бик булдырып савасыз бит, әллә тәҗрибәгез бар инде, гомер буе сыер сауган диярлек сезне, куркып та тормадыгыз, афәрин! Хәтта Америкадан кадәр килгән кызыбыз да сыер савып карарга тели!" дип һәркайсын рухландырып, мактап торды район башкарма комитеты житэкчесе Рамил Шакиров.

Менә шулай итеп, җанлы авыл тормышы белән таныштылар алар. Коеп яуган яңгыр астында биеп, күңел ачып саубуллаштылар делегатлар. Аларны алда Арча каласы көтә иде. Һәркайсына исән-имин йөреп, торган йортларына, якыннары янына әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Хәерле юллар Сезгә, милләттәшләр! 

#VIIIБөтендөньяТатарЯшьләреФорумы #ФорумБалтач2018 #Балтасифорум2018#БалтачЯшьләре #Балтач #Балтаси #Балтасинскийрайон 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International