Республикада цифрлы телевидение  яңалыклары

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында  цифрлы телевидение булдырылды. Ул үз эченә 87 станцияне ала. Цифрлы челтәрне төзү DVB-T2 стандартында төзелде. Рәсәйдә мондый стандарттагы беренче тапшыру җайланмасы Казан шәhәрендә 2012 елының 1 мартында эшләтеп җибәрелде.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең 99%  яхшы сыйфатлы hәм абонент түләүсез 1-нче пакетка кергән каналларны: “Первый канал”, «Россия 1», «Матч ТВ», «НТВ», «Петерберг – 5 канал», «Россия К», «Россия 24», «Карусель, «Общественное телевидение России», «ТВ Центр – Москва»,  ә 81,56% кеше 2-нче пакетка кергән каналларны: «Рен ТВ», “Спас”, “Первый развлекательный СТС”, «Домашний», «ТВ-3», «Пятница», «Звезда», «Мир», «ТНТ», «Муз ТВ» карау мөмкинлегенә ия булды.

     Балтач халкына цифрлы телевиденияне Шәмәрдән, Чепья, ретрансляторларыннан карау мөмкинлеге бар. Цифрлы телевиденияне карау мөмкинлеген белер өчен Консультатив ярдәм үзәгенә 8 800 220 2002 телефонына шалтырата аласыз, шулай ук Шәмәрдән телеүзәге  телефонына (884362 3 22 24) шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International