“Сфетофорның туган көне” дип исемләнгән акция

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

2018 нче елның 6 нчы августында Светофорның туган көне уңаеннан, “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова җитәкчелеге астында ДЦ “Волонтер” активистлары “Сфетофорның туган көне” дип исемләнгән акция уздырдылар.  Волонтерлар социаль педагоглар, Балтач районы территориаль идарә бүлеге башлыгы Лилия Хадеева һәм полициянең өлкән инспекторы Рәниф Галимбеков белән берлектә машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне Светофор көне белән котладылар. Акциядә катнашкан һәрбер кешегә белешмәлек һәм брошюра өләшенде, шулай ук аларга “Минем куркынычсызлыгым” дип аталган сорашуда катнашу мөмкинлеге туды. Әлеге акция инде беренче мәртәбә генә уздырылмый. Һәм без бу акция район халкының юлда йөрү куркынычсызлыгына булган игътибарын арттырыр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International