Балтачта "Мин булачак ветеринария табибы" балаларның иҗади конкурсына йомгак ясалды

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Район ветеринария берләшмәсендә балалар арасында узган "Мин булачак ветеринария табибы" иҗади конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс өч номинациядә үтте::сочинение, фотография һәм рәсем буенча.

балалар бакчасына, мәктәпләргә китерелә торган һәр азык-төлек, ягъни ит, сөт, йомырка кебек продукцияләр иң беренче биредәге лаборатория тикшеренүләре үткәч кенә безнең өстәлгә китерелә. Шуңа күрә әлеге оешма югары сыйфатлы, туклыклы азык-төлек белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирә. Бу оешма безнең көндәлек тормышта  өчен иң кирәклесе булуы белән аерылып тора", дип белгеләп үтте.

Конкурска барлыгы 24 эш килгән, шуның 16сы - рәсемнәр. Һәр номинациядә җиңү яулаган иҗади эшләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы Баш ветеринария идарәсенә юлланачак. Җиңүчеләрне бүләкләү "Ветеринария хезмәткәрләре көне" уңаеннан оештырылган тантанада булачак. 

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева конкурста катнашкан иҗади эшләргә югары бәя бирде: "Һәр бала да үзенчә тырышкан, афәрин, булдырганнар!" диде ул. Ветеринария табибы һөнәренә карата бәяләмә биреп, йорт хайваннары белән бәйле мисаллар китерде. "Шулай ук

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International