"Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Логика кайда?" дигән  интеллектуаль уен оештырды  

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Интеллектуаль уеннар халык арасында бик популярлашып китте.  Ул чаралар үткәргәндә  мәктәпләрдә,  оешмаларда, төрле яшьтәге кешеләр арасында  яратып уйнала. Аны бигрәк тә яшьләр үз итә. Шулуңайдан яшьләрне берләштерү, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан,  24 июль кичендә "Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында яшьләр белән "Логика кайда?" дигән мавыктыргыч  интеллектуаль уен оештырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International