Кускем авылында гомер итүче Зоя Семеновна Колесниковага бүген 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач һәм Арча районнарының почта элемтәсе җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәссия Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Зоя Семеновна Колесникова Тумышы белән күрше Кургем авылы кызы. 1955 елда бу авылга кунакка килгән идем. Шул елда Кускем егете Иосиф белән танышып, гаилә кордык. Ике ыз, ике ул үстердек. Тик тормыш иптәшем 12 ел элек вафат булды. Бүгенге көндә улыбыз Вячеслав гаиләсе белән яшим. Киленем Роза да минем туган авылым кызы. Инде менә бергәләшеп 27 ел гомер итәбез. Шунысы кызык - бу нигезгә килен булып төшкән киленнәр барысы да Кургем авылыннан булган. Минем кайнанам шаяртып, “Арткы ишекне ябып куйсам да, Кургем кызлары барыбер керәләр”, ди торган иде.
"Бу йортта без хәзерге көндә 4 буын бергә яшибез. Оныгым Андрей да өйләнгәч, читкә китмәде, бер зур гаилә булып гомер итәбез. Барысы бергә 15 оныгым 5 оныкчыгым бар. Миннән бай кеше юк.
Хәзерге тормышлар бик матур, рәхәт бит. Яшәгән саен яшисе килә торган!!! Ә без кечкенә чакта бик авырлык белән үстек. Ачлыгын-юклыгын күп күрдек. Сугыш елларында колхозда эшләдек. Мин колхоз конторасында җыештыручы да булып эшләдем әле. Курше Кургем авылында клуб мөдире дә булып эшләдем. Балалайкада уйнарга, җырларга ярата идем.
Пенсиягә киткәнче почтальон булып эшләдем. Көн саен җәяүләп Кургем, Кускем, Ямбурово авыллары халкына почта тарата торган идем.
Бик авыр тормышларны күрдек, сугышларны кичердек, югалтулар да зур булды. Хәзерге тормыш бик матур, кадерен белеп яшәргә кирәк!” – ди бер гасырга тиң гомер юлы үткән юбилярыбыз Зоя апа Семеновна.