26 июль көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советының егерме дүртенче утырышы булды. Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
Әлеге утырыш күңелле мизгелләрдән башланды. Күпьеллык намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Гайнан улы Йосыпов “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы”ның Мактау грамотасы белән һәм шулай ук 55-яшьлек юбилее уңаеннан Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде.
Ә Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗановка җирле үзидарәне үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәте өчен "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы”ның Мактау грамотасы тапшырылды.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1. Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин чыгыш ясады.
2. Балтач муниципаль районының 2018-нче елга, 2019-2020-нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
3. Балтач муниципаль районының 2018 елдагы 6 айлык бюджет үтәлеше турында.
4. Район бюджетының тәэмин ителешен тигезләр өчен дотация алыштыруны килештерү турында.
Икенче, өченче, дүртенче көн тәртипләре буенча район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады.
5. Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Рафаил улы Мустафинга сүз бирелде.
6. “Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале турында Балтач район Советының аппарат җитәкчесе Ирек Сәяф улы Сабиров чыгыш ясады.
Утырышта район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.