Балтачта «Автоледи-2018» үтә, конкурста катнашырга чакырабыз

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 25 июль көнне «Автоледи-2018» район конкурсы үткәрү турында хәбәр итә.

Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә катнашучыларның юл йөрү кагыйдәсен теоретик яктан белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала.

Ә инде район конкурсында җиңүгә ирешкэн гүзәл затыбыз 15 август көнне булачак республика ярышында катнашу хокукы ала. Балтачыбызның һәрбер машина йөртү хокукына ия гүзәл затын әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәжәгать итәргә була.

25 июль көнне катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары, үз исемендәге яки генераль рөхсәте булган машинаң булуы шарт. Конкурсантларны 25 июль көнне сэгать 10.00да Балтачка  ДОСААФка көтеп калабыз.

 

Лилия Һадиева, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International