Балтач районының "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан пневматик коралдан ату ярышы оештырды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

8 июль көнне Балтач бистәсенең  "Сабантуй" ял һәм спорт паркында районның "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов җитәкчелегендә  яшь гаиләләр арасында пневматик кораллардан ату ярышы оештырылды. Әлеге чара 8 июль - "Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне" уңаеннан үткәрелде. "Форпост" үзәгенә йөрүче яшүсмерләрнең  әти-әниләре дә катнашты.  Әлеге ярыш гаилә әгъзаларын тагын да берләштерде һәм якынайтты. Барлыгы 21 кеше катнашты. Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International