Бөрбаш авылында яшәүче Надия Хәйретдин кызы Хәйретдиновага 10 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Бөрбаш авыл җирлеге вәкиле Равил Галимуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсэй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.