2018 елнын 15 мартында “Мәрxәмәтлелек атнасы” кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова, Урта Көшкәт мәктәбе педагог оештыручысы Римма Петрова белән берлектә “Чиста һәйкәл” акциясе уздырдылар.
Районыбызның хөрмәтле коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, эшләрегездә уңышлар, тормышларыгызга муллык, гаиләләрегезгә бәрәкәт телим.
13 нче мартта, Бөтенроссия “Язгы изге эшләр атналыгы” акциясе кысаларында һәм Татарстанда Лев Толстой елы игълан ителү уңаеннан, “Слово есть поступок” акциясенә катнашып, Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре зурлар китапханәсенең уку залында һәм “Факел” яшүсмерләр клубында “Лев Толстой: время читать и восхищаться”, “Когда в мире есть Толстой” дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырдылар. Яшь буынны бөек рус язучысының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып, әңгәмәләр дә үткәрелде.
2018 елнын 14 мартында “Язгы мәрxәмәтлелек атнасы” кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге социаль педагогы Наталья Закирова «Минем Ватаным» дип исемләнгән чара үткәрде.
“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында, тирә-юньне саклау проблемаларын өйрәнү максатыннан, 2018нче елның 14нче март көнне социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар арасында “Табигать-безнең туган йортыбыз” исемле рәсем конкурсы уздырылды.
16 март көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе Балтач бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә (үзәк китапханә бинасы, 3 кат, ЗАГС ягыннан керергә) Балтач районы нотариусы - Хаметшин Ф.С. _(8.00-10.00), адвокат Набиев Р.М. – (10.00-12.00), суд приставы җитәкчесе Гайнанов Н.Р. (12.00-14.00) - халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтәчәк.
Рәхим итегез!
12 март көнне районда авыл хуҗалыгы машиналарынның техник төзеклеген тикшерү буенча “Гостехнадзор” оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов җитәкчелегендә һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында рейдлар башланып китте. Беренче үрнәге семинар-киңәшмә рәвешендә «Яңа тормыш» хуҗалыгында үтте.
Смәел авыл китапханәсе Татарстанда Л.Н.Толстой елы уңаеннан “Я вновь открываю Л.Толстого» исемле Республика акциясе кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 3-4 сыйныф укучылары өчен әдипнең әкиятләрен һәм хикәяләрен кычкырып укуны оештырды.