90 яшьлек Оркия Шакированың апасына – 92, сеңлесенә – 87 яшь
Арбаш авылында яшәүче Оркия Рамазан кызы Шакировага 6 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Булат Зиатдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Оркыя апа Арбаш авылында туып-үсеп, бар гомерен туган төбәгенә багышлаган райондашлырыбызның берсе. Ул 1928нче елның ямьле җәй аенда Рамазан абзый белән Бибигаззә апа гайләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Дүрт кыз, бер малай булалар алар. Тормышлары мулдан булмаса да, тырышлыклары белән үз көннәрен күреп гомер көтәләр. Тик тулы гаиләдә, тигез тормышта яшәү генә озакка булмый. Әтиләре Рамазан абзый сугышка кадәр үк бик нык авырып, сәламәтлеге какшап гүр иясе була. Бу тирән кайгыны озак та үтми Бөек Ватан сугышы чоры алмаштыра...
Чыннан да, Оркия апа Шакирова алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәне буларак, бик күп тапкыр мактауларга ирешә. 1966нчы елда хезмәттәге уңышлары өчен Хөкүмәтебезнең иң зур бүләге – Ленин орденына лаек булган ул. Аның тырыш, намуслы, тәвәккәл булуын күреп алып, авыл Советына депутатлыкка тәкъдим иткәннәр. Алдагы елларда ул район Советыдепутаты булып та сайлана.
Оркия апаның нәселендә озын гомерле туганнары берничә булып чыкты. Казан каласында яшәүче 92 яшьлекбертуган апасы Хапса һәм 87 яшьлек Зәкия сеңлесе бар. Оркия апа бүгенге көндә сеңлесе Зәкия апа белән бер йортта гомер итә. Аларга ярдәм кулы сузып, көндәлек мәшәкатьләрен хәл итеп тору өчен район социаль яклау бүлеге аша социаль хезмәткәр билгеләнгән. Инде менә өченче елын Фәния Зыятдинова өлкәннәргә үз туганнарыдай якын күреп хезмәт күрсәтә.