Агымдагы елның 4 июлендә Пыжмара авыл җирлеге Советының бюджет, авыл хуҗалыгы һәм фермер хуҗалыклыры эшчәнлеген күзәтү комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта комиссия членнары, Балтач районы авыл хуҗалыгы идарәсенең бүлек җитәкчесе Мәсхүт Мәхмүт улы Гарипов, Балтач районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасаның вакытлыча рәис вазыйфасын башкаручы Руслан Альберт улы Михайлов һәм Пыжмара авыл җирлеге территориясендә эшләүче крестьян-фермер хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан куллану, аларны буш торгызмау һәм күрше участок хуҗалары белән килешеп эшләү мәсьәләләре каралды.