Яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтенең 20 еллык юбилее уңаеннан һәм 8 март бәйрәме хөрмәтенә “Факел”да ярышлар булып узды. Биредә Балтач һәм Норма мәктәбе укучылары, аларның әти-әниләре өч спорт төре буенча көч сынашты.
Әлеге фестивальнең зона сайлап алу этабы 20 һәм 21 март көннәрендә Балтачта узачак. Район мәдәният үзәге сәхнәсендә мәртәбәле жюри каршында 7 районның иң талантлы балалары үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Балтачта узачак «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 1 мең 300 бала катнашуы көтелә. 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәрге егет-кызлар «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Вокаль дуэт», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә чыгыш ясаячак.
Рәсәй халкына 2010-нчы елга кадәр 4-тән артык телевизион тапшырулар программасын карау мөмкинлеге юк иде. Шул ук вакытта аналог телевиденисен тапшырулар программасын арттыру, үстерү дә соңгы чигенә җиткән иде.
Шушы нәтиҗәләрдән соң Рәсәй президенты В.В.Путин тарафыннан федераль программа кабул ителде. Цифрлы челтәрне төзү DVB-T2 стандартында төзелә башлады. Рәсәйдә мондый стандарттагы беренче тапшыру җайланмасы Казан шәhәрендә 2012 елының 1 мартында эшләтеп җибәрелде. 2017 ел ахырына төзелеш эшләре республика районнарында төзелеп бетте.
“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында 2018нче елның 12нче марты көнне социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар өчен “Без дуслык белән көчле” исеме астында чара уздырылды.
Салавыч авылында яшәүче Фазылҗанова Гөлсирә Бәдегетдин кызына 12 март көнне 90 яшь тулды.
Чепья балалар китапханәсе Татарстанда Лев Толстой елы уңаеннан "Әкият" балалар бакчасында кычкырып уку үткәрде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына язучының "Лев и собачка" хикәясе укылды, башка төрле балалар өчен язылган китаплары да тәкъдим ителде.
12 март көнне кичке сәгатьләрдә Норма авылы мәдәният йортында узган халык җыенында район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты, күпсанлы сорауларга җавап бирде.
Сәрдек авыл китапханәсендэ (Филиал №31) 12 март көнне Л. Н. Толстойның тууына 190 ел унаеннан " Я вновь открываю Л. Толстого" исеме астында кычкырып уку чарасы уздырылды. Чарада 7 укучы катнашты. Л.Н.Толстой китапларын балалар китапханәдә бик теләп укыйлар. 12 нче март конне дә Толстойнын китапларын укырга алдылар.Чара бик кунелле узды ләкин чарада бик аз бала катнашты авыртулары сәбәпле.Киләчәктә дә шушындый чаралар еш уздырырбыз дип ышанып калам.
06.07.2018 елда-Чутай авылында, 07.023.2018 елда - Нонәгәр авылында, 08.03.2018 елда - Комаров-Завод авылында гражданнар җыелышлары булды. Халык алдында: авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З. 2017 елда авыл җирлеге башкарма комитеты һәм җирлек башлыгының башкарган эше турында отчет-доклад белән чыгыш ясады, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галимуллин И.С. 2017 елда районнын социаль-экономик үсеше, 2018 елга булган планнар турында сойләде. Җитәкчеләр халыкның сорауларына җавап бирделәр.
10 март көнне Борнак авыл китапханәсендә 8 март бәйрәме уңаеннан “Гүзәл затлар-дөнья бизәге” исемле кичә иң күп китап укучылар катнашында үткәрелде.Авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Шамил Миңнәхмәт улы гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрикләде.Кичә матур шигырьләр,җырлар белән үрелеп барылды.Чара бик күңелле,матур оештырылды.