Кили авылында яшәүче Бибинур Хөснетдин кызы Нурмөхәмәтовага 2 июль көнне 90 яшь тулды.
1 июль көнне 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әбиләргә район җитәкчелеге Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау сәламнәрен җиткерде. Яңгул, Чутай, Куныр авылында булган тантаналы чараларда һәр җирлекнең авыл башлыклары, җәмгыять рәисләре катнашты.
1 июль көнне Балтачыбызның “Сабантуй” ял паркында гөрләп удмурт халкының милли бәйрәме “Гырон быдтон” узды. Әлеге чара республикакүләм булуы белән дә тарихта калыр!
Әлеге мәртәбәле зур бәйрәмдә 20гә якын район һәм шәһәрләрдән делегатлар, сәнгать коллективлары, фольклор ансамбльләр катнашты. Бәйрәм кунакларын бәйрәм белән районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Удмуртия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары Петр Данилов, Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева һәм башкалар тәбрикләде.
Л.Н.Толстойга 190 ел тулу уңаеннан өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәребез өчен китап уку чарасы уздырдылар.
Социаль хезмәткәр Сидорова Нина ярдәме белән Чепья авыл җирлегендә социаль карамакта торучы Миронова Светлана Гавриловнанын өенә су кертелде.
Теркәү буенча Саба ш.т.п. Тукай урамы 12а адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин
28 июньдә чыгарылыш кичәсенә Мәҗит Салихов чакырылды.
2 июльдә Республика территориясендә яшенле яңгыр, 17-22 м/с тизлектәге җил, боз яуы ихтимал
«Җәмәгать тәрбиячесе» эшләрен әйдәп баручы Балтач район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсендә эшләүче хезмәткәрләр - Ләйсән Марат кызы Шакирова һәм Ләйсән Газинур кызы Нәҗиповага «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнделәр.
Җәй - көтеп алынган һәм елның иң яратыла торган фасылы. Әмма җәй көне елның теләсә кайсы фасылындагы кебек куркыныч та сагалап тора, шул исәптән массакүләм ял итү һәм елгаларда коену урыннарында. Балтач районының җитәкчелеге суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә. Сулыклар куркыныч тудыручы объектлар булып тора, шуңа күрә суда үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Кешеләрнең су батып үлү сәбәпләренең берсе - рөхсәт ителмәгән урыннарда һәм исерек килеш коену. Таныш булмаган урыннарда су кермәскә. Өлкәннәр балаларны күзәтүчесез калдырмаска тиеш. Су янында ял иткәндә аеруча сак булыгыз. Гади кагыйдәләрне үтәгез!