Җәйге эссе көннәрдә сулыкларда сак булыгыз

2018 елның 30 июне, шимбә

Җәй - көтеп алынган һәм елның иң яратыла торган фасылы. Әмма җәй көне елның теләсә кайсы фасылындагы кебек куркыныч та сагалап тора, шул исәптән массакүләм ял итү һәм елгаларда коену урыннарында. Балтач районының җитәкчелеге суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә. Сулыклар куркыныч тудыручы объектлар булып тора, шуңа күрә суда үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Кешеләрнең су батып үлү сәбәпләренең берсе - рөхсәт ителмәгән урыннарда һәм исерек килеш коену. Таныш булмаган урыннарда су кермәскә. Өлкәннәр балаларны күзәтүчесез калдырмаска тиеш. Су янында ял иткәндә аеруча сак булыгыз. Гади кагыйдәләрне үтәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International