Чыгарылыш укучыларына Мәҗит Салихов ТР Президенты котлавын җиткерде

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

«Хөрмәтле укучылар, сез барыгыз да сәләтле, акыллы, намуслы һәм үз алдыгызга куелган максатыгызга ирешүчән балалар. Инде менә бердәм дәүләт имтиханы аша сынауны уздыгыз һәм нәтиҗәгә ирештегез. Сезнең  һәберегезнең үз позициясе бар һәм сез тормышыгызның мәгънәсе булачак юлны аеруча игътибар белән сайларга тиешсез. Мин сезгә чын күңелдән барлык изге хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Республикабыз җитәкчелеге исеменнән сезгә барлык планнарыгызны, эшләрегезне гамәлгә ашыруда иҗади уңышлар, тырыш булуыгызны телим. Безнең яраткан Татарстаныбыз һәрберегезнең казынышы белән кызыксына, горурлана, һәм безнең якты киләчәгебез сезнең бүгенге уңышларыгыздан тора.

Татарстан Республикасында ел саен яңа белем бирү учреждениеләре төзелә, һәм мәгърифәтчелек эшчәнлегенә, Россиянең, шулай ук чит илләрнең төрле тармаклар буенча әйдәп баручы лидерлары белән тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашуга зур игътибар бирелә. Сезгә үзегезне теләсә кайсы өлкәдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Мәктәптә алган белем һәм тәрбия тормышларыгызда ныклы нигез булыр дип өметләнеп калам. Барысы да сезнең кулда! Кыюрак булыгыз!

 

Безнең Татарстан яшьләренең интеллектуаль сәләтләре, энергиясе һәм кыюлыгы бөтен дөньяда билгеле һәм бу күрсәткечләр уку йортларына кергәндә югары көндәшлекне тәшкил итәчәгенә ышанып калам»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International