95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әбиләр

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

    1 июль көнне 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әбиләргә район җитәкчелеге Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау сәламнәрен җиткерде. Яңгул, Чутай, Куныр авылында булган тантаналы чараларда һәр җирлекнең авыл башлыклары, җәмгыять рәисләре катнашты. Мәртәбәле котлауны Яңгулда яшәүче Хаҗирә Минһаҗетдиновага, Чутайда гомер итүче Әсхәпҗамал Сәләхиевага, Кунырдан Бибигөл Әхмәдиевага балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, "Наз"үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International