«Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» – 2018 Бөтенроссия конкурсы турында

2018 елның 3 июле, сишәмбе

2000 елдан башлап Россия Федерациясендә ел саен «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» – 2018 Бөтенроссия конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелеп килә.

Аның максаты – социаль мәсьәләләрне оешмалар дәрәҗәсендә хәл ителүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Конкурсның төп бурычы – социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешә торган Россия оешмаларын ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык рәвешләрен үстерү.

Конкурсның үткәрелүе оешмалар өчен актив эчке корпоратив сәясәтне, персонал белән эшләүдәге, хезмәт шартларын һәм аны саклауны яхшыртудагы, социаль партнерлыкны үстерүдәге, сәламәт яшәү рәвешен булдырудагы һ.б. казанышларны күрсәтү мөмкинлеге дә әле ул.

2010 елдан башлап Конкурс ике этапта үткәрелә – региональ һәм  федераль дәрәҗәдә. Конкурсның региональ һәм  федераль этапларында катнашу бушлай.

Ел саен үткәрелә торган Конкурсның республика этабын Татарстан Республикасында үткәрүгә үз вакытында әзерләнүне һәм аны үткәрүне тәэмин итү максатларында   «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» еллык Бөтенроссия конкурсының республика этабын 2018 елда Татарстан Республикасында уздыру чаралары планы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 июнендәге 1598-р номерлы боерыгы белән расланды.

Конкурсның региональ этабын Татарстан Республикасында оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган – Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International