Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. 29 июнь көнне «Факел” яшүсмерләр клубы Төзүчеләр урамында урнашкан спорт мәйданчыгында балалар өчен “Сабантуй” үткәрде. Бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да “Факел” хезмәткәрләре, гореф-гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрде. Мәйдан уртасында төрледән-төрле матур уеннар оештырылды: күз бәйләп әйбер кисү, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, чаңгыда йөрү, шашка-шахмат ярышы, турникта тартылу, таяк тарту һәм татарча милли Көрәш. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.
Фоторепортаж: https://vk.com/album-82297120_254927221