Балтач районыннан Хөсәеновлар гаиләсен "Мәхәббәт, тугрылык медале белән бүләкләделәр

2018 елның 9 июле, дүшәмбе
2018нче елның “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Карадуганнан Хөсәеновлар гаиләсе лаек булды

Бүген Карадуган авылында яшәүче Хөсәенов Тәбрис һәм Мәдинә гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип аталган медаль белән бүләкләнде.

Әлеге медаль 25 елдан артык бергә булган, тугрылык, мәхәббәт белән дан казанган, балаларын илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләп үстергән гаиләләргә тапшырыла.

Тәбрис Салих улы һәм Мәдинә Мингариф кызы төзегән гаиләгә 38 ел. Алар бүгенге көндә 8 онык үстерәләр. Тәбрис абый – Татарстан республикасының атказанган укытучысы, 40 ел буе биология фәнен укыта. Мәдинә апа күп еллар Карадуган авыл җирлегендә баш хисапчы булып эшли. Алар күпсанлы диплом, грамота, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары иясе, 4 баланың әти-әнисе.

Хөсәеновларның яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүе аеруча рәхмәткә лаек. Тәбрис абый белән Мәдинә апаны медаль белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин бүләкләде. Үрнәк гаиләне “Хезмәт” газетасының баш мөхәррире Вакыйф Мансур улы, Балтач районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Люция Рәис кызы, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе директоры Гөлсинә Фаил кызы да котлады. Аларга Тәбрис абыйның укучылары, Карадуган гимназиясенең физика укытучысы Рәйхана Марданова һәм Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев кушылды.


Автор: Миләүшә Халикова. Чыганак: http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/2018nche-elny-mkhbbt-m-tugrylyk-chen-medalen-karadugannan-khsenovlar-gailse-laek-buldy

 

фоторепортаж: http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/karaduganda-zur-shatlyk-fotoreportazh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International