2018 нче елның 9 нчы июлендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова, Гузель Зиганшина һәм Лилия Зарипова полициянең муниципаль хезмәткәре Ләйлә Низамиева белән “Мин hәм закон” дип аталган чара үткәрделәр. Ул “Романтик” балалар лагерендә 4 станциядә үтте. Балалар үз хокукларына карата булган белемнәрен арттырдылар.