6 июльдә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан бистәнең СМУ як микрорайонында яшәүче гаиләләр өчен "Факел" яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре бәйрәм чарасы оештырды. Биредә Матвеевлар, Гайнетдиновлар, Закировлар, Газизуллиннар гаиләләре арасында төрле ярышлар, бәйгеләр барды. Командалар "Лабиринт", "Гаилә кухнясы", "Попадайкино", "Мәхәббәт" кебек күңелле тукталышлар аша үтеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Гаиләләргә бүләкләр өләшенде.