28 май көнне иртәнге 9.00 сәгатьтән кичке 17.00 сәгатькә кадәр республика күләмендә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан, укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча системалы рәвештә эш алып бару, хокук бозуларны кисәтү максатыннан, балаларның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту, аларның хокукларын яклау буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү өчен "кайнар линия" оештырылды.
"Кайнар линия" телефоннары: 8(843) 236-61-24, 236-61-26 236-61-49.
Советлар урамында яшәүчеләр өмәгә чыктылар.
Балтач районы социаль тармак хезмәткәрләре макулатура җыю хәйрия экологик акциясендә катнаштыштылар. Максаты - балаларга булышу. Акция Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасында региональ бүлеге вәкилләре белән оештырылган. Акция барышында үзәк хезмәткәрләре 655 кг. макулатура җыйдылар.
Балтачта ат чабышы ярышлары сезоны ачылу уңаеннан нигезләмә белән танышыгыз.
30 майга планлаштырылган РФ Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев граңданнар кабул итүе күчерелә
Район мәгариф идарәсе, социаль яклау, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлекләре тарафыннан оештырылган бу чарада бәйгеләр, җыр-бию һәм спорт уеннары булачак. Бәйрәм сәгать 10.00да башлана. Рәхим итегез!!!
8нче июнь – җомга көнне Балтач бистәсендә 18.00 сәгатьтә әрәпә - Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю башланып китә.
30 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көчле җил көтелә 15-20 м/с кадәр, вакытында 12 дән 20 сәгатькә кадәр урыны белән 20-25 м/с тизлектәге бик көчле җил һәм яшенле яңгыр.
Петербургта үткән экономика форумында стратегик инициативалар сайты (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрелде.
Бүген – 28 май көнне район Советының утырышлар залына “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” дип исемләнгән балалар арасында үткәрелгән рәсем конкурсында катнашучылар җыелды. Әлеге конкурста быел барлыгы 25 бала катнашты.
Аларны районның хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын үтәү буенча координацион Совет рәисе Илшат Галимуллин котлап, бүләкләп узды. “Ел саен традицион рәвештә үткәрелүче бу конкурс үз дәрәҗәсен һәм актуальлелегн югалтмый, киресенчә, заманча алымнар арткан саен популярлаша гына бара. Бик күп төрле җитештерү тармаклары, һөнәр ияләре бар. Менә сез үз күзлегегездән чыгып, хезмәт шартларын үтәү, саклану чараларын булдыруны рәсемнәр аша әйтеп, аңлатып бирә белгәнсез!” дип балаларның куйган хезмәтен хуплады Илшат Солтанович.