2018 нче елның 24 нче октябрендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге башлыгы Алмаз Нургалиев, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм Норма авыл хуҗалыгың башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Рамазанов 18 яше тулмаган балаларга алимент түләү буенча бурычлары булган гражданнарга йөреп чыктылар. Алмаз Ришатович әлеге гражданнарга Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килеп эшкә урнашу буенча сөйләшергә кирәклеген, ә Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече ата-аналарга балаларын тәрбияләүгә карата булган бурычларын исләренә төшерде.