«Гражданнар оборонасы айлыгы» кысаларында тренировка

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

 «Гражданнар оборонасы айлыгы» кысаларында Балтач районының “Наз” үзәгендә тренировка үтте. Эвакуациягә әзерлек чорында тренировка җитәкчесе Йосыпова Ф.Ф. чара барышында барлыкка килергә мөмкин булган каршылыкларны чишү юлларын күрсәтте һәм инструктаж үткәрде. “Химик тревога” сигналын ишетүгә, эвакуация планы нигезендә, учреждениедәге барлык хезмәткәрләр, төп чыгу ишекләре аша билгеләнгән урынга - урамга юнәлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International