22 нче октябрьдә ВЛКСМ оешуга 100 ел уңаеннан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе тернәкләнүчеләр арасында “Спорт бәйрәме” исеме астында саф һавада спорт чарасы уздырды.
Чараның программасы төрле ярыш биремнәре белән төзелде. Әлеге бәйрәмдә катнашучыларның җитезлеге, тапкырлыгы, шомалыгы сыналды. Бәйрәм чарасында өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикле кешеләрнең күнелләре яшьлек еллларына әйләнеп кайтты. Командада катнашучыларның беренчелекне бер дә бирәсе килмәде. Шулай да ярыш азагы дуслык һәм бердәмлек белән төгәлләнде.
Узган бәйрәм чарасы һәр кешенең яшәешенә уңай йогынты ясап, сәламәт тормыш алып барырга мөмкинлек бирә.