ВЛКСМ га 100 ел булу уңаеннан, 2018 нче елның 24 нче октябрендә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Комсомол” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның бурычлары: укучыларны ВЛКСМ тарихы белән таныштыру, аларда патриотик һәм гражданлык хисләре тәрбияләү. Укучыларга "Комсомолга 100 яшь" дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Шулай ук алар комсомол билеты һәм значогы белән таныштылар.