“Мин мондый, ә син нинди?” дип исемләнгән чара

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

“Без сезнең янда” программасын тормышка ашыру кысаларында, 2018 нче елның 25 нче октябрендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе” һәм “Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбе”нең коррекцион сыйныфларында мөмкинлекләре чикле укучылар белән “Мин мондый, ә син нинди?” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чараның максаты – укучыларның психологик сәламәтлекләрен яхшырту, аралашу даирәсен киңәйтү, җәмгыятьтән читләшү проблемасын киметү. Әлеге чарада 13 башлангыч һәм урта сыйныф укучылары катнашты. Бигрәк тә балаларга арттерапия күнегүе ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International