ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2018 ел
җомга

18 октябрь   көнне    “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар  Чепья авыл китапханәсенә очрашуга килделәр. 

Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче гражданнар мөрәҗәгате буенча Нариман урамы буенча өмә оештырылды. Өмәдә Балтач шәһәр җирлеге коллективы, мәгариф идарәсе бухгалтериясе, киноучреждение, "Кайтаваз" радиосы һәм статистика бүлеге хезмәткәрләре катнашты.


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

19 октябрьдә төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

2018 нче елнын 18 нче октябре көнне Сосна авыл җирлеге башлыгы, Сосна авыл җирлеге Советы депутаты, Балтач район Советы депутаты, Ф.С.Габдрахманов гражданнар позициясен активлаштыру, ватанчылыкны формалаштыру максатыннан Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Парламет, җәмгыять һәм мин” темасына парламент дәресләре үткәрде.    

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең электрон рәвештә дәүләт күчемсез милекне теркәү бүлеге башлыгы урынбасары Вильдан Назыров күчемсез милек базарында профессиональ катнашучыларга укыту семинары үткәрде.

 Күчемсез милек базарының профессиональ катнашучыларында идарәнен суд практикасы белән бәйле сораулар аеруча зур кызыксыну уятты һәм күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алуны туктатып торуның һәм баш тартуның төп сәбәпләрен карадылар.

 


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, 2018 нче елның 17 нче сентябрендә Сосна төп гомуми белем мәктәбендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Минем Республикам” дип исемләнгән чара үткәрде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә чыгучы «Күчемсез милек хәбәрчесенең»  яңа номеры дөнья күрде. Бу чыгарылышны без Росреестрның 10 еллыгына багышладык һәм «сез сорадыгыз – без жавап бирдек» дигән форматта әзерләндек.

Укыгыз һәм яңалыклар белән хәбәрдар булырсыз!

18 октябрьдә төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Урта Ушма торак пунктында плотина төзелеше дәвам итә. Алтын көз, табигать матурлыгы. Иң мөһиме-вак таш җәелгән юл! Аны халык ничек көтте!


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

16 октябрьдә кич белән,төнлә-17 октябрьдә иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International