Татарстан Республикасының 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, 2018 нче елның 17 нче сентябрендә Сосна төп гомуми белем мәктәбендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Минем Республикам” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның бурычлары: укучыларны Татарстанның дәүләт гербы һәм флагы белән таныштыру, үзеңнең туган илеңә мәхәббәт, җаваплылык һәм горурлану хисләрен тәрбияләү. Балалар чарада актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар һәм Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәһәре турында да бик яратып сөйләделәр. Чара ахырында алар “Минем туган җирем” дип исемләнгән кроссворд чиштеләр.