8 июнь көнне район мәдәният йортында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, бюджет оешмаларының директорлары һәм мөдирләре катнашында чираттагы киңәшмә узды. Бу киңәшмәдә көн тәртибендә төп тема буларак, ягулык сезонына әзерлек мәсьәләсе каралды. Бу максаттан, районның бюджет оешмалары җитәкчеләре игътибарына Ростехнадзорның Идел буе идарәсе буенча ягулык сезонына әзерлек буенча җаваплы территориаль дәүләт инспекторлары: Әхмәтҗанов Рөстәм Гайсович, Шәмсетдинов Илдар Мансурович, Сабиров Илһам Әнәсович, Сабирҗанов Радик Рамилевич үз чыгышларында яңа ягулык сезонына карата булган кагыйдаләр һәм таләпләр турында искәрттеләр.
27 июньдә районда "Яшьләр көне" билгеләп үтелә, шул уңайдан 19.00 сәгатьтә районыбызда яшь гаиләләр арасында популярлашып баручы "Коляскалар парады" конкурсы үткәреләчәк, әлеге конкурс нәтиҗәсендә иң үзенчәлекле бала арбасы ясаучылар ачыкланачак.
Балтач муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә "Бала арбалары парады" - "Парад колясок" дип аталган бәйге игълан итә. Конкурста балалары белән ата-аналар катнаша ала. Мөһим шарт: баланың яше 5 яшьтән артмаска тиеш.
7 июньдә Көшкәтбаш авыл китапханәсендә ”Табигать язмышы – безнең язмыш”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм ”Табигатьнең җан авазы” дигән темага күзәтү үткәрелде.
8 июньдә көндез урыны белән 16 м/с тизлектәге җил, төнлә -1˚ кадәр салкын көтелә.
8 июндә «Эфир» телеканалында бердәм дәуләт реестрыннан күчемсез милек өземтәсе турында «Новое утро» тапшыруында Юлия Карманова чыгышы.
Сезнең гаризагыз нигезендә Татарстан Росреестры кулланылмый торган җирләрне кадастр исәбеннән төшерә. Ләкин әлеге җиргә Росреестрда хокук рәсмиләштерелмәгән булырга тиеш. Бу халык өчен бик уңайлы.
6 июнь көнне Борнак авыл китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары белән “ Александр Пушкин-символ русской поэзии...” исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балалар белән Пушкинның тормыш һәм иҗат сукмаклары, яратып укылган әсәрләре турында фикер алышты.
8 июньдә төнлә Татарстан Республкасы территориясендә -1˚кадәр салкын булуы көтелә
6 июнь көнне Куныр авыл китапханәсендә балалар өчен “Төрле милләттән булсак та дус яшик” исемле әңгәмә уздырылды. Барлыгы 11 бала катнашты. Әңгәмәнең максаты балаларда кече яшьтән бер – береңә ихтирам тәрбияләү, милләтләр дуслыгының мөһимлеген аңлату иде.
5 июнь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә түбән сыйныфта укучы балалар белән бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан “Ике шагыйрь – ике йолдыз” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.