ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Әгәр мөрәҗәгать итүче кадастр бәясен дөрес түгел дип саный икән, ул аны судта яки Росреестр каршында булдырылган кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча махсус комиссиядә тикшертә ала.

2018 елның 30 октябрендә 10.00 сәгатьтә. Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н. Н. Сабирҗанов җитәкчелегендә Балтач район Советында Муниципаль хезмәт вазифаларына конкурс оештыру һәм үткәрү буенча комиссия утырышы узды.  Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Борбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Муниципаль хезмәт вакант вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрелде. 


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

30 нчы октябрь көнне Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә “Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне карау буенча тәрбия мәктәбе” технологиясе кысаларында беренче уку оештырылды. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе барлык Татарстан халкың  Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән тәбрик итә. Халыкка уңайлы булсын өчен документларны тапшыру һәм кабул итү графигын тәкъдим итә:  3 ноябрьдә  8:00 дән 12:00 гә кадәр эшли; 4,5,6 ноябрь ял көннәре.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 27 октябрендә 10.00 сәгатьтә. Балтач муниципаль район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Утырышта Балтач район Советының чираттагы утырышына чыгарыла торган сораулар каралды. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И. С. Галимуллин, Финанс-бюджет палатасы рәисе Р. М. Ильясов, Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов чыгыш ясадылар.
Балтач район Советының егерме бишенче утырышын 2018 елның 1 ноябрендә 8.00 сәгатьтә үткәрү планлаштырыла. 

Таузар авылында гомер итүче Галиуллина Мәдинә Галиулла кызына 27 октябрь көнне 90 яшь тулды.

2018 елның 29 октябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыш җилнең көчәйүе 16 м/с кадәр көтелә.

       Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.


26
октябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 5 ноябрендә Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Автотранспорт хәрәкәте өчен урамнар ябылачак. Шуның белән бәйле рәвештә, Нариман урамы буенча 5.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр ике яклы хәрәкәт оештырылачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең җитәкчелегенә татарстанлылар skype сервисы аркылы элемтәгэ чыга алачак. Элемтәгә чыгар өчен алдан электрон адреска skype@rosreestr.org  гариза җибәрергә кирәк, исем-фамилия, логин Skype, телефон номерын күрсәтергә кирәк. Бигрәк тә бу хезмәт мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыл җирлегендә яшәүче кешеләр өчен уңайлы.

 


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр; - көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International