27 октябрь көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булып узды

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

2018 елның 27 октябрендә 10.00 сәгатьтә. Балтач муниципаль район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Утырышта Балтач район Советының чираттагы утырышына чыгарыла торган сораулар каралды. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И. С. Галимуллин, Финанс-бюджет палатасы рәисе Р. М. Ильясов, Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов чыгыш ясадылар.
Балтач район Советының егерме бишенче утырышын 2018 елның 1 ноябрендә 8.00 сәгатьтә үткәрү планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International