Кадастр бәясе белән килешмәгән очракта нишләргә?

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

       Әгәр мөрәҗәгать итүче кадастр бәясен дөрес түгел дип саный икән, ул аны судта яки Росреестр каршында булдырылган кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча махсус комиссиядә тикшертә ала.

     Кадастр бәясен яңадан карау турындагы гариза комиссия тарафыннан бер ай эчендә карала. Закон буенча кадастр бәясен ике очракта үзгәртеп була. Беренчедән, күчемсез милекнең бәясен билгеләгәндә дөрес мәгълүматларның  булмавы. Икенчедән, күчемсез милеккә аның базар бәясен кадастр бәясен билгеләгән көндә кую.

       Кадастр бәясе белән бәйле барлык мәгълуматларны сез Росреестр идарәсенең официаль сайтыннан таба аласыз. Гаризаларны түбәндәге адрес бунча җибәрергә мөмкин: Казан шәхәре, Авангард урамы, 74 нче йорт. Телефоннар:(843) 255-25-28, 255-25-23.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International