ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 29 ноябрь көнне «Факел» яшүсмерләр клубында Карадуган коррекция мәктәбеннән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен полимер балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класс оештырылды. Чара Инвалидлар декадасы һәм #Юмарт сишәмбе акциясе кысаларында узды. Балалар балчык белән эшләүдән, үз кулларың белән әйберләр ясаудан бик канәгать калдылар.

Балтач спорт мәктәбендә "Татарстан Республикасы спорт мәктәпләрендә тренировка процессын оештыру-методик тәэмин итү" темасына республика семинар-практикумы узды. 

Шимбә көнне, 30 ноябрьдә,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

27 ноябрь көнне Иске Турья авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Мынам мемие" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чарада катнашучылар өчен конкурс - уен программасы әзерләнгән иде. Бу көнне хатын-кызлар өчен төп бүләк - чакырылган гармунчы иде. Гармун көйләренә кушылып җырладылар, биеделәр һәм тормышның күңелле мизгелләрен искә төшерделәр.

29 ноябрьдә Казанның "Ривьера" күңел ачу комплексында "Чыганакларга сәяхәт" X республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

28 ноябрь көнне Салавыч мәдәният йортында Флорид Буляковның "Бабай урлау" спектакле сәхнәгә куелды. Рольләрне 60-75 яшьләр арасындагы апа-абыйлар башкарды. Олы яшьтә булсалар да, спектакль җиренә җиткереп куелды. Тамашачы бик җылы кабул итте.

29 ноябрьдә 14.10 сәгатьтә «Бим-радио Казан»да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина катнашында туры эфир узачак.

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле ТНВ телеканалында иртәнге “Исәнмесез!” мәгълүмати-танып белү программасының махсус кунагы булачак, бу программа иртәгәдән шулай ук Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) телеканалында да чыга башлаячак.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 27 ноябрендә хәрби хезмәткә алынучыларны озату булды. Балтач районыннан 14 егет Киров өлкәсенең хәрби частендә хезмәт итәчәк. 

Балтач районы мәдәният йорты коллективы Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыелма пунктында хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен концерт программасы белән чыгыш ясады.

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Гайнетдинов Илһам Фидәел улы шулай ук изге теләкләр белән чыгыш ясады һәм егетләргә исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләде.

20 ноябрь көнне Алан авылы клубы районкүләм "Хикмәтле дә, серле дә театр" конкурсында катнашты. Тамашачыларга һәм жюрига Галимҗан Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый?" исемле  өч күренештән торган әкият-тамашасы тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International