ТНВ һәм ОТР телеканалларында Татарстан Росреестры

2019 елның 29 ноябре, җомга

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле ТНВ телеканалында иртәнге “Исәнмесез!” мәгълүмати-танып белү программасының махсус кунагы булачак, бу программа иртәгәдән шулай ук Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) телеканалында да чыга башлаячак.

Күчемсез милек объектына арест салына торган вәзгыять бик күңелсез, ләкин, кызганычка каршы, сирәк түгел. Алар барлыкка килгәндә нишләргә соң, “Исәнмесез” программасы кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе арестларын дәүләт теркәве башлыгы Лилия Фәхретдинова сөйләячәк. ТНВ телеканалында сюжет башлану - 8.30 да, ОТРда - 7.30 да. Өстәмә хәбәр итәбез, узган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru “Матбугат хезмәте: “видеосюжетлар”, “радиоэфирлар”, “ВК” (vk.com/rosreestr16) бүлегендә, шулай ук Youtube каналында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International