"Мынам мемие" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе

2019 елның 29 ноябре, җомга

Әниләр көне - иң җылы һәм якты бәйрәм. Һәрберебез өчен үз әнисе - иң яхшысы, иң әйбәте, иң матуры.

27 ноябрь көнне Иске Турья авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Мынам мемие" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чарада катнашучылар өчен конкурс - уен программасы әзерләнгән иде. Бу көнне хатын-кызлар өчен төп бүләк - чакырылган гармунчы иде. Гармун көйләренә кушылып җырладылар, биеделәр һәм тормышның күңелле мизгелләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International