2019 елның 27 ноябрендә хәрби хезмәткә алынучыларны озату булды. Балтач районыннан 14 егет Киров өлкәсенең хәрби частендә хезмәт итәчәк.
Балтач районы мәдәният йорты коллективы Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыелма пунктында хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен концерт программасы белән чыгыш ясады.
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы шулай ук изге теләкләр белән чыгыш ясады һәм егетләргә исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләде.