28 нче ноябрь көнне Б.Сәрдегәне авыл клубында укучылар Г.Гыйльмановның "Минем исемем бүрек" дип исемләнгән әкият-пьесасын сәхнәгә куйды. Укучылар үз рольләрен тырышып башкардылар. Бу әкият балаларны урлашмаска, урамда йөргән хуҗасыз этләрне, мәчеләрне кыерсытмаска өйрәтә.
Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Әнием-газизем” дип аталган балалар иртәсе үтте.
Бу хакта бүген органик җитештерүгә күчәргә җыенучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
29 нчы ноябрь көнне Сосна мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әниләр - яшәүнең яме" дигән концерт үтте. Концертта мәктәп укучылары һәм әти-әниләр катнашты.
2019 елның 28-30 ноябрендә Түбән Новгород шәһәрендә 1998-2000, 2001-2003, 2004-2005 елгы юниорлар арасында армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Ярышларда Саратов өлкәсе, Самара өлкәсе, Пермь крае, Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Пенза өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе җыелма командалары катнашты. Балтач район командасы ТР җыелма командасы составында 1 урынны яулады.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының алдагы чәчү кампаниясе өчен орлыклар белән тәэмин ителеше һәм Татарстан Республикасында селекция үзәкләренең эше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
29 ноябрьдә "Факел" яшүсмерләр клубында ВИЧ-йогышын һәм аның белән ассоциацияләнгән авыруларны профилактикалау буенча «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында яшүсмерләр арасында өстәл теннисы буенча турнир булды.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча 2019 елның 1 февраленнән 15 мартына кадәр Россия территориясендә гамәлгә кертүгә лаек булган, балаларны яклау өлкәсендә иң яхшы региональ социаль практикалар конкурсы узды. Балтачның «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең «Гаилә+» проекты да «Тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итү» номинациясендә иң яхшы проект дип танылды.
2019 нчы елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм итү нигезе буларак нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлек» дигән темага коллегия утырышы узды. Коллегиядә ведомствалар балигъ булмаган балалар белән эшләүнең актуаль мәсьәләләрен яктырттылар, эшләнеп бетмәгән юнәлешләрне билгеләделәр.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 29 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 30 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кар. Җил көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/c, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -4..-7˚. Максималь һава температурасы көндез -1...-4˚. Юлларда урыны белән бозлавык.