Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Әнием-газизем” дип аталган балалар иртәсе үтте

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

29 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Әнием-газизем” дип аталган балалар иртәсе үтте. 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар  әниләргә багышланган җыр һәм шигырьләрен  башкардылар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре аларга “Өч кыз” дип аталган татар халык  әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Чараның ахырында балалар әкиятләр буенча әзерләнгән уеннарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International