29 ноябрьдә "Факел" яшүсмерләр клубында ВИЧ-йогышын һәм аның белән ассоциацияләнгән авыруларны профилактикалау буенча «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында яшүсмерләр арасында өстәл теннисы буенча турнир булды. Быел катнашучылар саны шактый артты, шулай ук турнир географиясе дә киңәйтелде. Беренче тапкыр кызлар катнашты.
10 яшьтән 15 яшькә кадәр егетләр арасында:
1 урын - Шәфигуллин Рәмзил
2 урын - Рамазанов Әмир
3 урын - Музипов Ислам
Кызлар арасында:
1 урын - Гильванова Рания
2 урын - Батыршина Динә
3 урын - Нәбиева Гөлия
16 яшьтән 20 яшькә кадәр егетләр арасында:
1 урын - Шәрифҗанов Илсаф
2 урын - Шәрипҗанов Ильяс
3 урын - Гыйльметдинов Илназ