"Чыганакларга сәяхәт" республика конкурсының бүләкләү тантанасы

2019 елның 29 ноябре, җомга

29 ноябрьдә Казанның "Ривьера" күңел ачу комплексында "Чыганакларга сәяхәт" X республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

2019 елда  конкурс үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтә.

"Чыганакларга сәяхәт" - Татарстанда балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән, мәдәни мирас һәм өстенлекле туристлык үзәкләрен үстерү белән бәйле үзләренең инновацион туристик проектларын гамәлгә ашырып, Татарстан Республикасында эчке һәм читтән килүчеләр туризмын үстерергә әзер беренче конкурс.

14-18 яшьлек категориядә "Актив туризм һәм ял итүнең иң яхшы маршруты» номинациясендә эшче яшьләр , Кече Лызи һәм Урта Көшкәт урта мәктәбе укучылар командасы - К.Алпутин, П.Плотникова, Л. Галиәхмәтова, Р. Исаев, Д.Исаева, Д. Михайлова, Ю. Терентьева, А. Анисимова, Н. Михайлов (җитәкчеләре: Кече Лызи авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Михайлова Л. М., укытучылар Антонова Н. Л., Петрова Р. Н., Михайлова А. О.)  махсус призга лаек булдылар. Аларның эшләре Россия Герое Исаев О.Н. га багышланган иде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International