29 ноябрьдә 14.10 сәгатьтә «Бим-радио Казан»да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина катнашында туры эфир узачак. Билгеле булганча, узып баручы ноябрьдә күчемсез милек өлкәсендә чираттагы мөһим законнар үзгәрешләре булган. Аларның гомуми юлламасы - ул мошенниклардан күчемсез милекне өстәмә яклау. Бу яңалыклар турында тулырак Людмила Кулагина сөйләячәк. Тыңлаучылар WhatsApp-канал 7 927 242 10 28 буенча үз сорауларын бирә ала. Радио 102,8 FM ешлыгында хәбәр итә. Әлеге дулкында Казан халкы гына түгел, ә Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да программага колак сала ала. Радиоэфирны онлайн режимда дөньяның Интернет булган теләсә кайсы ноктасында, Бим-радионың рәсми кушымтасы аша да тыңларга мөмкин.