23 ноябрь көнне Алан авылы клубында Әниләр бәйрәме уңаеннан күргәзмә оештырылды. «Әниләребезнең кулларыннан гөлләр тама» дип исемләнгән күргәзмәдә әниләрнең кул эшләре урын алды. Шул ук көнне «Озак яшә, әнкәй, шатлык белән!» дигән әдәби-музыкаль кичә гөрләп узды. Кичә эчтәлекле шигырьләр, матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бу чарада барлыгы 60 кеше катнашты.
28 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгат улы җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итү атнасы кысаларында гражданнарны кабул итте.
Балтачлылар хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән сораулар төрле өлкәләргә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалары контрольгә алынды.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә Гомумрәсәй гражданнар кабул итү көне барлык территорияләр өчен дә билгеләнгән бердәм вакыт – 12-00 сәг-тән 20-00 сәг-кә кадәр Балтач район башкарма комитеты бинасында (Балтач ш.т.б., Ленин урамы, 42 йорт) узачак.
Ватан нәрсә ул? Кемдер- Ватан- минем илем, ә кемдер –өйем, ә кемдер- әни диячәк. Агымдагы елның 27 нче ноябрендә Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында халыкара әниләр көненә багышланган шигырь укучылыр ярышы булып узды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итте. Барлыгы кабул итүгә җиде граждан мөрәҗәгать итте. Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга теге яки бу проблемалы ситуацияне хәл итүгә юнәлдерелгән гамәли тәкъдимнәр бирелде. Җентекләп өйрәнүне таләп иткән сорауларның бер өлеше җитәкче тарафыннан контрольгә алынды, ә гражданнар кабат кабул итүгә чакырылды.
Кече Лызи мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Башта беренче сыйныф укучылары спектакль белән чыгыш ясадылар, шулай ук төрле номерлар күрсәттеләр. Балалар өчен яңа костюмнар тегелгән. Сәнгать җитәкчесе Петрова Галина Денисовна һәм сыйныф җитәкчеләре бик тырыштылар. Матур кичә өчен рәхмәт!
Гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Кече Лызи башлангыч бүлекчәсе секретаре 26 ноябрь көнне гражданнарны кабул итте.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 27 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 28 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 м/c, урыны белән көчәйгәндә 14 м/c кадәр. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -5..-10˚, аязган вакытта -12˚ кадәр. Көндез максималь һава температурасы -2..-5˚. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милек объектларына, шул исәптән җир кишәрлекләренә, торак һәм торак булмаган биналарга салынган арест/тыюларның сизелерлек артуын билгели.
2019 нчы елның 25 нче ноябрендә Балтач «Форпост» үзәге, Балтач муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы мәсьәлә буенча урынбасары Э. Ф. Гарипова белән берлектә, Карадуган гимназиясендә «Без коррупциягә каршы!» айлыгы уңаеннан Балтач районы Карадуган гимназиясендә укучылар һәм «Форпост» командалары арасында «Хокукый турнир һәм Без коррупциягә каршы» дигән интеллектуаль күңел ачу викторинасы үтте.