«Хокукый турнир һәм Без коррупциягә каршы»

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

2019 нчы елның 25 нче ноябрендә Балтач «Форпост» үзәге, Балтач муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы мәсьәлә буенча урынбасары Э. Ф. Гарипова белән берлектә, Карадуган гимназиясендә «Без коррупциягә каршы!» айлыгы уңаеннан Балтач районы Карадуган гимназиясендә укучылар һәм «Форпост» командалары арасында «Хокукый турнир һәм Без коррупциягә каршы» дигән интеллектуаль күңел ачу викторинасы үтте.

Бу чарада Балтач муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Э.Ф. Гарипова, Карадуган гимназиясе директоры Г. Ф. Зарипова, 7 укытучы, Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гилемҗанов, 6 катнашучыдан торган 3 команда (Форпост, Белмәмешләр, Сәясәтчеләр) һәм 51 кешедән торган ярдәм төркеме катнашты. Карадуган гимназиясе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. Р. Хашимова интеллектуаль-күңел ачу викторинасын алып барды.

Командаларда җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук актив катнашкан өчен бер укучы билгеләнде.             

Чараның максаты: укучылар тарафыннан коррупция, аның барлыкка килү сәбәпләре, үсешенә ярдәм итүче факторлар, хокукый белемнәрне пропагандалау, мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру кебек күренешләрнең теоретик дәрәҗәсен тирәнәйтү.

Актив катнашкан укучы:

- Исмәгыйлев Раиф, 10 сыйныф

Командалар:

1 урын - Сәясәтчеләр;

2 урын - Белмәмешләр;

3 урын - Форпост.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International