Татарстан Росреестры җитәкчесе гражданнарны кабул итте

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итте. Барлыгы кабул итүгә җиде граждан мөрәҗәгать итте. Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга теге яки бу проблемалы ситуацияне хәл итүгә юнәлдерелгән гамәли тәкъдимнәр бирелде. Җентекләп өйрәнүне таләп иткән сорауларның бер өлеше җитәкче тарафыннан контрольгә алынды, ә гражданнар кабат кабул итүгә чакырылды.

Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү - республика халкы өчен ведомство җитәкчелеге белән элемтә каналы гына түгел, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү мөмкинлеге дә булуын раслады.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез: һәр теләгән кеше тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ведомстводагы колл-үзәккә тәүлек буе бушлай 8 800-100 -34-34 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, шәхси кабул итү, күчмә консультацияләр, “кайнар телефон линияләре” белән беррәттән, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә атна саен гражданнарны кабул итү уздырыла. Әйтик, Казанда 7 нче (Авангард ур., 74) подъездында сишәмбе көннәрендә 8дән 12гә кадәр арест салу һәм алу, шулай ук юридик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәвенә алу һәм өлешләп катнашу шартнамәләре мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация үткәрелә. Моннан тыш, шул ук подъездда бизнес берләшмә вәкилләре өчен консультацияләрнең махсус тәрәзәсе эшли. Пәнҗешәмбе көнне 8 дән 12 гә кадәр мөрәҗәгать итүчеләрне күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве, кадастр исәбенә алу, физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве, килешүләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчү мәсьәләләре буенча кабул итү уздырыла. Биредә кадастр инженерлары өчен консультация тәрәзәсе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International