Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан электрон рәвештә (мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән ведомствоара электрон хезмәттәшлек ярдәмендә) күрсәтелә торган хокукларны һәм кадастр исәбенә теркәү хезмәтләре өлеше 2019 елның 10 аенда 96,4 % тәшкил итте (2018елда - 92,75 %). “Хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алуның бердәм дәүләт системасын үстерү (2014-2020 еллар)” федераль максатчан программасында каралган әлеге күрсәткечнең максатчан мәгънәсе кимендә 70 % тәшкил итә.
Сәрдек авыл клубында районкүләм театр коллективлары арасындагы конкурс кысаларында "Тамаша" балалар театр берләшмәсе белән Г. Галләмованың "Алтын җирем" музыкаль әкият-пьесасы куелды. Спектакль халык тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм югары бәяләнде. Балалар үз рольләрен бик оста башкардылар.
Бу сорау социаль челтәрләрдә даими рәвештә тикшерелә, массакүләм мәгълүмат чараларында күренеп китә һәм борчылу тудыра. Чыннан да сезнең шәхси мәгълүматларыгызның "агылуы" турында борчылырга кирәкме?
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бөтен ил буйлап Әниләр көне билгеләп үтелә. 2019 елның 26 ноябрендә Иске Көшкәт авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Иң яраткан, кадерлеләргә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Кичә котлаулар белән ачылып, концерт программасы белән дәвам ителде, ә ахырда төрле күңел ачу уеннары үткәрелде. Чараны дискотека белән тәмамланды.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
2019 елның 26 нчы ноябрендә “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә җиденче Бөтенрәсәй буенча барган “Тукта ВИЧ/СПИД” акциясе кысаларында мәгълүмат – белем алу характерында чара узды.
Акциянең максаты - авыру проблемасына игътибарны җәлеп итү, халыкка аның белән бәйле мәсьәләләр турында таныштыру иде. Тернәкләнүчеләр әлеге чарада ВИЧ-инфекция таралу юллары һәм аны дәвалауның һәм профилактикалауның нәтиҗәле ысуллары белән таныштылар. Шулай ук заманча диагностика ясап, авыру кешегә дөрес дәвалау ысулларын кулланып тулы тормыш алып бара алуы турында аңлатылды.
26 ноябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган "Пичи дыр кутске анай кылысен" ял кичәсе үткәрде. Чарага инде оныклары да булган әниләр чакырылды. Котлаудан соң әниләр телевизион тапшыруга охшатып оештырылган "Могҗизалар кыры" уенында катнаштылар. Уен өч турдан торды, анда өч финалистны ачыкладылар. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2019 елның 26 ноябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коллектив белән ВИЧ-инфекциягә каршы бердәм гамәлләр көне үткәрелде.
Хезмәткәрләр әлеге авыру турында видеофильм карадылар. Уен формасында әлеге проблема турында фикер алышуда актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр, проблеманың мөһимлеге һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Июль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “Иң яхшы комбайнчы - 2019” республика конкурсы игълан ителгән иде. Ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, урып-җыюның оператив һәм сыйфатлы үткәрү, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркыннан нәтиҗәле файдалану максатларында ел саен үткәрелә.
26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышы узды, анда бу елның III кварталында «2013 - 2022 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм һәм азык-төлек базарларын көйләү» дәүләт программасын үтәү дәүләт программасы каралды.