Татарстанда хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу буенча электрон хезмәтләр өлеше чирек өлешкә артты

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан электрон рәвештә (мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән ведомствоара электрон хезмәттәшлек ярдәмендә) күрсәтелә торган хокукларны һәм кадастр исәбенә теркәү хезмәтләре өлеше 2019 елның 10 аенда 96,4 % тәшкил итте (2018елда - 92,75 %). “Хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алуның бердәм дәүләт системасын үстерү (2014-2020 еллар)” федераль максатчан программасында каралган әлеге күрсәткечнең максатчан мәгънәсе кимендә 70 % тәшкил итә.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары - Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко:

- Ведомство эшчәнлекнең төп юнәлешләрен цифрлы трансформацияләү бурычын гамәлгә ашыру юлыннан уңышлы бара. Бүген үк ЕГРНнан мәгълүматлар бирү 95%тан артыгракка электрон рәвештә башкарыла. Федераль бюджетка керемнәре тулы күләмдә керә торган Росреестрның мондый хезмәт күрсәтүләренә һәм сервисларына ихтыяҗ арту турында тиешле керемнәр динамикасы да сөйли. 2019 елның 9 аенда 16,2 млрд сум акча кергән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 7 процентка күбрәк.

Шул ук вакытта безнең республикада Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2019 елның 10 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча РФ бюджет системасы бюджетларына 901,63 млн. сумнан артык керемнәр күчерелгән. Шул исәптән федераль бюджетка 503, 90 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджетына - 388,80 млн. сум, җирле бюджетларга 8,93 млн. сумга якын акча кергән. Росреестр тарафыннан идарә ителә торган керемнәрнең төп чыганаклары булып күчемсез милеккә хокукларны чикләүне һәм аның белән алыш-биреш итүне теркәү өчен дәүләт пошлинасы, ЕГРНнан белешмәләр бирү, шулай ук Росреестрның контроль-күзәтчелек эшчәнлегеннән акчалата түләтүләр (штрафлар) тора.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров:

- Электрон хезмәтләрне үстерүгә Татарстан Росреестры аеруча игътибар бирә. Иң зур ихтыяҗлыларның берсе - Росреестр порталы аша хокукларны теркәү өчен документлар бирү мөмкинлеге. 2019 елда гына да электрон теркәүгә 124 меңнән артык гариза кергән.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International