Иске Көшкәт авыл клубында "Иң яраткан, кадерлеләргә" бәйрәм кичәсе үтте

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бөтен ил буйлап Әниләр көне билгеләп үтелә. 2019 елның 26 ноябрендә Иске Көшкәт авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Иң яраткан, кадерлеләргә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Кичә котлаулар белән ачылып, концерт программасы белән дәвам ителде, ә ахырда төрле күңел ачу уеннары үткәрелде. Чараны дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International